24 март 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга ана капиталы турында, вакыт аз калды
31 мартта ана капиталы средстволарыннан бер тапкыр түләнә торган 20 мең сумны алу өчен гариза язу вакыты төгәлләнә. Былтыр әлеге мөмкинлектән 932 лениногорскилы файдаланган. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр түләнә торган әлеге сумманы ана капиталы сертификатын алган һәм алырга хокукы булганнар, капиталны тулысынча файдаланып бетермәгәннәр алырга мөмкин. Гаризаны яшәү урыны буенча...
-
Таиландта Дмитрий Медведев фотокүргәзмәсе ачылган
23 мартта Бангкок шәһәрендә Россия премьер-министры Дмитрий Медведевның фотокүргәзмәсе эшли башлаган. Әлеге күргәзмә "Сиам Парагон" сәүдә үзәгендә 27 мартка кадәр барачак. http://www.gazeta.ru
-
Һава шартларын исәпкә алмау юлда фаҗигаләргә китергән
Кичә Татарстанда юлларда транспорт һәлакәтләренә юлыгып, 4 кешенең гомере өзелгән - һәр очракта куркыныч тизлек сайлау, каршы як юнәлештәге юлга чыгу, башка транспортка өстенлек бирмәү, метеорологик шартларны исәпкә алмауга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу шуңа сәбәп, дип саныйлар ТР Дәүләт автоинспекциясендә. http://matbugat.ru
-
Быел июль гадәттәгедән эссерәк киләчәк
Август белән сентябрь ае коры киләчәк, ә июльдә температура нормадан артык булыр дип көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе быелның вегетацион чорына үз фаразларын әйтте. - Июльдән тыш, апрельдән алып сентябрьгә кадәр температура нормада булачак. Июльдә исә хәйран эссе булмагае, - ди метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина. Аның...
-
Татарстанда эшсезләр саны кимегән
23 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 505 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24 000 вакансия тәкъдим ителгән....
-
Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый
1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә муниципаль полиция эшли башлый. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гәрәев җиткерде. Аларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан оештырмакчылар. Шул хактагы канун проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Хәзер...